На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда алдагы тәүлектә шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада урыны белән яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 25 метрга кадәр җитүе, яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кече үлчәмле судно хуҗаларына суга кермәскә, һава шартларын исәпкә алырга, коткару чараларын, элемтә һәм навигация чараларын үзләре белән алырга һәм ялгызы гына балык тотмаска киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда юлга чыкмаска һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Көчле җил вакытында тәрәзәләрне нык итеп ябарга һәм йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк торырга, машинаны агачлар янында калдырмаска киңәш ителә.

Ссылка на первоисточник
наверх