Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамында исерек хәлдәге берничә ир-ат арасында низаг килеп чыккан, аларның берсе сигнал пистолетыннан аткан. Низагта катнашучыларның берничәсе тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Социаль челтәрләрдә шуның видеоязмасы таралды.
«Низагта катнашучылар Түбән Кама полиция бүлегенә китерелгән. Якынча мәгълүматлар буенча, конфликт дошманлык мөнәсәбәтләре нигезендә килеп чыккан. Экспертиза сигнал пистолетыннан атуларын ачыклаган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр. Полиция тикшерү үткәрә һәм низагта катнашучыларның калганнарын эзли.
Свежие комментарии