Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары Татарстан өстендә бер пилотсыз очкычны бәреп төшерде, дип яза РИА Новости Саклану министрлыгына сылтама белән.
Билгеләп үтелгәнчә, Россия Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары 22 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән, шуларның 13е Воронеж өлкәсендә, 4се Белгород өлкәсендә, 3се Саратов өлкәсендә, берешәр Самара һәм Татарстанда.
11:08 сәгатьтән Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлгә кертелде, дип хәбәр ителгән иде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Онлайн-таблога караганда, дистәләгән авиарейс тоткарлана.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии