На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Берничә районның элекке икътисади полиция башлыгы тикшерү изоляторында үле килеш табылган

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Бөгелмә тикшерү изоляторында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлегенең элеккеге башлыгы Рәфыйк Минабетдиновның мәетен тапканнар.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Минабетдиновны узган елның 25 декабрендә вазифаи вәкаләтләрен арттыру һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар иде.

Аңа Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарының икътисади полицейскийлары буйсынган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, полковник «Пром-Транс-Энерго-Сервис» фирмасындагы таныш подрядчигына Сарман районы үзәк китапханәсе бинасын ремонтлауга контракт бәясеннән нибары 5 процентка килешү төзергә тәкъдим иткән. Ришвәт күләме якынча ике миллион сум тәшкил итәргә тиеш булган, Минабетдинов шуның 240 мең сумын гына алырга өлгергән.

2024 елның 27 декабрендә Әлмәт шәһәр суды Тикшерү комитеты үтенече белән Рәфыйк Минабетдиновны тикшерү изоляторына озатты. Шул ук вакытта, утырышта адвокат йомшаграк чик кую чарасын бирергә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана, җинаять эше кузгатылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх