На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

ТР Мәгариф министрлыгында мәктәптә мигрант балаларын адаптацияләү турында сөйләделәр

Мигрант балаларын адаптацияләү өчен Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә төрле диагностикалар, коррекцион-үсеш эше, индивидуаль һәм төркемле дәресләр, тренинглар үткәрелә. Алар белән педагог-психологлар эшли, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» агентлыгына.

«Уку елы дәвамында чит ил гражданнарының балалары барлык укучылар белән беррәттән мәктәп, муниципаль һәм республика чараларына актив рәвештә җәлеп ителә», - дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта, Мөхәммәтова сүзләренчә, педагоглар укучылар белән генә түгел, аларның ата-аналары белән дә эшли. Бу эш, аерым алганда, баланы үстерү һәм тәрбияләү, һөнәри ориентация, социаль адаптация, мәктәптән тыш мәшгульлек, бергәләп ял һәм тәрбия чараларында катнашу буенча шәхси консультацияләрне үз эченә ала.

«Рус телен өйрәнү буенча индивидуаль эш алып барыла»,-дип билгеләп үтте матбугат хезмәте җитәкчесе.

Апрельдән мәгариф турындагы федераль законга үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Төзәтмәләр нигезендә, мигрантларның балаларын мәктәпләргә рус телен белү буенча тест нәтиҗәләре нигезендә кабул итәчәкләр.

Тест үткәрүне методик тәэмин итү, диагностик материаллар һәм рус телен белүне бәяләү критерийларын эшләү Россия Мәгариф министрлыгына йөкләнгән.

Ссылка на первоисточник
наверх