На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Гаилә елында Татарстанда күпбалалы гаиләләр 48 фатир алган

Узган 2024 елда Татарстанда 28 күпбалалы гаилә дәүләттән бушлай 48 фатир алган. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узып киткән ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Күпбалалы гаиләләргә бушлай фатир бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының иң төп бурычларының берсен үтәүгә булышкан.

Монда гражданнарны файдалана алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү турында сүз бара, дип аңлаттылар Торак фондында.

Күп балалы гаиләләргә яшәү өчен тулысынча әзер булган яңа торакны Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән социаль ипотека йортларында биргәннәр. Барлык фатирлар да чиста бизәлеш, сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су (газ) һәм электр энергиясен исәпләү счетчиклары белән җиһазландырылган.

Яңа 2025 елда Татарстанда кимендә биш бала тәрбияләүче 24 гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла, дип аңлаттылар республика Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх