Бүген, 18 июньдә, көнбатыштан килгән циклон йогынтысы сәбәпле Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә республикада, шул исәптән Казанда, яшенләп көчле яңгыр һәм боз яуды. Җил тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 25-27 метрга (Бофорт шкаласы буенча көчле давыл) кадәр җитте.

Көндезге сәгатьләрдә төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән янәдән яшенләп кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, боз да яварга мөмкин.

Секундына 6-11 метрга кадәр (урыны белән секундына 14 метр) тизлек белән көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җил яшен вакытында секундына 15-20 метр, ә урыны белән (Казаннан тыш) 23 метрга кадәр көчәячәк.

Җылы төннән соң (+16.. +21 градус) көндез Татарстанда һава +30..+35 градуска кадәр (республика башкаласында – +30..+32 градуска кадәр) җылыначак.

Метеорологлар фаразлавынча, атна азагына төбәктә эссе көннәргә алмашка шактый салкынча һава торышы киләчәк.

Свежие комментарии