На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Башкортстанда иң яхшы музыкаль әсәрләр бәйгесе игълан ителде

2024 елда Башкортстанда иң яхшы музыкаль әсәрләрне ачыклау буенча республика бәйгесе уза. Бәйге нигезләмәсен раслаган Мәдәният министрлыгы карары хокукый мәгълүмат порталында чыккан дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Бәйгене оештыруда Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры һәм Башкортстанның Композиторлар берлеге катнаша.

Бәйгедә урта яки югары музыкаль белеме булган, яше һәм гражданлыгы буенча чикләнмәгән композиторлар катнаша ала.

Бәйгенең максаты – Башкортстанның театр-концерт оешмалары репертуарына кертү өчен әсәрләр тәкъдим итү, Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры җыентыгының заманча музыкаль сәнгать коллекциясен тулыландыру. Бәйгенең бурычлары – талантлы авторларны, башкаручыларны һәм композиторларны ачыклау, аларга ярдәм итү, яңа музыкаль әсәрләр барлыкка килүгә ярдәм итү.

  • Бәйге 2024 елның 26 августыннан 16 сентябренә кадәр уздырыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх