На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Мариуполь кешесе Буада контракт төзегән һәм махсус хәрби операциягә киткән

Мариупольдә туган Роман Хайленко узган елның җәендә Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссариатында контракт төзегән.

Махсус хәрби операция башланган вакытта ул инде ун елга якын Россиядә яшәгән. Ир-ат ил мәнфәгатьләрен яклау өчен берничә тапкыр махсус хәрби операциягә барырга омтылган. Ләкин хәрби комиссариатлар аны кире каккан.

Һәм, ниһаять, Мариуполь кешесе Россия гражданлыгы алган. Казанда туган хатыны Светлана белән Тимбай авыл җирлегенең Ташкичү авылына килеп урнаша.

Алар Казанда таныша. Шәһәрдә ун ел яшәгәннән соң аларның балалар белән саф һавалы, үз җире булган тыныч җиргә урнашу хыялы чынга аша. Гаиләсен күчереп урнаштырганнан соң, Роман контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китә.

Күптән түгел ул кыска вакытлы ялга кайтты һәм журналистлар белән очрашты. Роман мәктәп елларында Мариупольдә рус телле балаларны «москалятлар» дип атаулары турында искә төшерде. Ә 2014 елда, Киевта сәяси бәрелешләр башлангач, ул бөтенләй илдән китәргә карар кабул итә. Яшәү өчен Россияне, Татарстанны сайлый, Казанга килә.

«Мин үземне һәрвакыт россияле дип саный идем. Һәм махсус хәрби операциягәдә үз теләгем белән киттем. Мин Украинада нацизмны күреп үстем, шуңа күрә Россиянең хаклы булуын таныйм», – диде ул.

Ул Санкт-Петербург медицина көллиятен тәмамлаган. Роман кырда яралыларга беренче медицина ярдәмен күрсәтә. Кеше гомерен саклап калу өчен секундлар хәл иткәндә, ул үзе дә берничә тапкыр дошман уты астына эләккән. «Күлмәктә туганмын», дип ышанам.

Светлана белән алар биш бала тәрбияли, уртак ике уллары бар.

1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр алырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх