Казанга «Идел-йорт-2024» театр коллективлары төбәкара конкурсының Гран-при иясе Башкортстан Республикасы Яңавыл районының «Хәят» татар халык театры килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин һәм спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов каршы алды.
Гран-при иясе спектаклен күрсәтү һәм «Идел-йорт – 2024» ХХIV төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү бүген, 9 декабрьдә, 18.
00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрда була.
Свежие комментарии