На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

ГИТИС һәм Камал театры актёрлык-режиссёрлык курсына студентлар кабул итә

Россия театр сәнгате институты – ГИТИС һәм Камал театры актёрлык-режиссёрлык курсына студентлар кабул итү турында игълан итте. Сайлап алу татар телендә уза.

«1 марттан һәр якшәмбе 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә. Шулай ук Уфа, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә өстәмә тыңлаулар оештырыла», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Курс җитәкчесе – Камал театрының баш режиссеры, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев.

Уку формасы – читтән торып. Уку «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе өчен – 4 ел, 6 ай; «Драма режиссёры» квалификациясе өчен – 5 ел, 6 ай дәвам итәчәк.

Бюджет урыннары – 10 (52.05.01 Актёрлык сәнгате, «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе – 6 урын; 52.05.02 Театр режиссурасы, «Драма режиссёры» квалификациясе – 4 урын).

Түләүле урыннар саны – 23 (52.05.01 Актёрлык сәнгате, «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе – 15 урын; 52.05.02 Театр режиссурасы, «Драма режиссёры» квалификациясе – 8 урын).

Уку белем алу турындагы килешү нигезендә Казанда – Г.Камал театрында (актёр һәм режиссура осталыгы, тулы көн) һәм Мәскәүдә – ГИТИСта (профильле һәм гомуми белем бирү предметлары, сессия елына 2 тапкыр) оештырыла.

Сайлап алу өчен программада: шигырь, мәсәл, проза, шулай ук вокаль һәм пластик номерлар. Сайлап алуның өч турын узган абитуриентлар гомуми белем бирү имтиханнарына кертелә.

Уку дәвамында белем алу татар һәм рус телләрендә бара.

Кабул итү имтиханнары:

Театр һәм кино артисты өчен

1. Артистлык осталыгы (иҗади сынау);

2. Әңгәмә (телдән);

3. Әдәбият һәм драматургия/ Әдәбият (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау.

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*);

4. Рус теле (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*)

Драма режиссёры өчен

1. Артистлык һәм режиссёрлык осталыгы (иҗади сынау);

2. Режиссура (язма рәвештә һөнәри сынау);

3. Әңгәмә (телдән);

4. Әдәбият һәм драматургия/ Әдәбият (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*);

5. Рус теле (Урта һөнәри һәм югары белемле абитуриентлар өчен ГИТИС тарафыннан оештырылган сынау. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен – БДИ нәтиҗәләре*)

Сайлап алу һәм керү имтиханнарында мәктәп, урта махсус һәм югары иҗади уку йортын тәмамлаучылар катнаша ала.

Кабул итү имтиханнары 1 июльдән 25 июльгә кадәр үтә (Казанда һәм Мәскәүдә).

Белешмәләр һәм консультацияләргә язылу: +7 917 2294556; e-mail: kamalgitis@kamalteatr.ru

 

Ссылка на первоисточник
наверх