На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда ПАТП-2 автобоксында чыккан янгын биш автобусны юк иткән

Казанның Крылов урамында 60 автобуска исәпләнгән ПАТП-2 автобоксында янгын чыккан. Автопарк хезмәткәрләре тиз арада 55 автобусны эвакуацияләгәннәр һәм уттан коткарып калырга өлгергәннәр.

Килгән янгын сүндерүчеләр ярты сәгать эчендә янгынны сүндергән. Ут 60 квадрат метр мәйданга таралырга өлгергән. Биш автобус зыян күргән, дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын чыгуның сәбәпләре Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре тарафыннан ачыкланачак. Беренчел версия булып автобусларның берсенең узеллары, системалары яки механизмнарында техник төзексезлек тора.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх