На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Гармунчы егет Салават Төмәндә узган «Тамашачылар мәхәббәте» бәйгесендә 2 нче урынны алган

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның гармунчы егет Салават Сәитов турындагы «Тамашачылар мәхәббәте»н яулады» дигән язмасы чыкты.

«Төмән шәһәрендә узган «Дуслык күпере» 30 нчы юбилейлы өлкә бәйгесе кысаларында оештырылган «Тамашачылар мәхәббәте» бәйгесендә гармунда татар халык көйләреннән тезмә башкарып, төрле музыкаль уен коралларында оста уйнаучы сәләтле егет Салават Сәитов 67 милләт вәкилләренең профессиональ дәрәҗәдәге чыгышлары арасында 2800 онлайн-тавыш җыеп, 2 нче урынны яулады. Тавыш бирүдә бөтен өлкә халкы катнашты һәм аларның шул хәтле иҗади номер арасыннан нәкъ Салаватның чыгышын сайлап алуы, егетебезнең табигый сәләтен, үзенә генә хас булган харизмын, темпераментын, шул ук вакытта хисчән һәм искиткеч актерлык талантына ия булганын кабат дәлилләде.

Салават Төмән индустриаль университетының күп профильле көллиятенең «Компьютер системалары һәм комплекслары» бүлегенең 3 нче курс студенты, шулай ук ул чит өлкәләрдә дә дан тоткан «Чимги-Тура» (җитәкчесе Ислам Сафин), «Әмәл» (Әбүзәр Миңнебаев) фольклор, «Яшь гармунчылар» (Илгиз Ихсанов) уен кораллары ансамбльләре гармунчысы да. Гармунында уйнаганда ул, әйтерсең, бармаклары кагылган һәр төймәдән чыккан көйне бар нечкәлеге белән тоя һәм аны тәненең һәр күзәнәге аркылы үткәрә. Шуңа күрә дә аның гармун моңы тыңлаучысына бик тиз барып ирешә, күңеленә ләззәт, хозурлык өсти.

Салаватның музыкаль уен коралларында оста уйнавын табигый сәләт дип юкка әйтмәдем шул. Үткән гасырның 50-90 елларында Тубыл районы, Ләчек авылында Сәитовлар токымы оста гармунчылар данын тотты. Олатасы Харис Хәнәфи улы авылда узган концерт-мәҗлесләрдә һәрвакыт хөрмәтле урында, гел игътибар үзәгендә булды. Кызганычка, бик иртә дөнья куйган олатасы Әкрам Ташбулатов та Күкрәнде авылының атаклы гармунчылары - Ибраһимовлар, Байнашевлар, Гарифхановлар белән беррәттә гармунда уйнаган була. Аннары әнисе – Зәкия Әкрам кызы да Тубыл педагогия училищесында укыган елларда баян телләрен тибрәтте.

Салават Илзур улы гаиләләре белән Тубыл шәһәреннән Төмән районы, Индрәй авылына күчеп килгәннән бирле, күпкырлы талант иясе, остазы Илгиз Ихсанов алып барган музыкаль уен кораллары түгәрәгенә бик теләп йөри башлый.

Биредә ул гитара, электр гитарасында, аннары гармунда, баянда, фортепианода уйнарга өйрәнә. Бераздан Илгиз Ихсанов «Яшь гармунчылар» ансамбле оештырып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Салават өлкә гармунчылар бәйгесендә дә призлы урыннар ала. Сәхнәдә чигүле түбәтәен кырын салып, фырт басып торган егетне Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре күреп алып, үзләренең төркемнәренә чакыралар.

«Әмәл» фольклор ансамбле җитәкчесе Әбүзәр Миңнебаев аны курай, сорнай, кубыз, думбрада уйнарга өйрәтә. Хәзер инде ул 3 ансамбльгә йөреп, илкүләм узган бәйгеләрдә катнашып, гел дәрәҗәле урыннар яулый. Соңгы вакытта ул Индрәй мәдәният йортында оештырылган «Грач» (Гүзәл Рачапова) бию коллективында да гармунчы буларак катнаша.

Салават Сәитов Тубыл шәһәрендә милли рухлы, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче гаиләдә икенче бала булып туа. Әти-әнисе аны балачактан татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләп үстерәләр.

«Балалар бакчасына әни алып барганда яки алып кайтканда, вакытны бушка уздырмас өчен, миңа татар һәм рус телендә шигырьләр өйрәтә иде. Мәктәпкә кергәч, мин дәрестә укыган шигырьләрне яттан белә идем һәм әнием өйрәткәнчә, сәнгатьле итеп сөйләп, яхшы билгеләр алдым. Аннары нәфис сүз остасы бәйгеләрендә катнаштым, бию түгәрәгенә йөрдем», - дип искә ала ул.

Ә әтисе Салаватның спорт, бигрәк тә бокс белән шөгыльләнүен хуп күрә. Буш вакыт табылганда алар балыкка баралар, хуҗалыкта бергәләшеп эшлиләр.

Салават заманага карап, үзенә ошаган һөнәр сайласа да, киләчәктә күңеленә җан азыгы биргән шөгылен ташларга җыенмый. Киресенчә, ул үзенең сәләтен, осталыгын камилләштерү буенча даими эшләргә планлаштыра һәм себер татарларын, аның мәдәниятен ил күләмендә танытырга тели».

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх