На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстан Бөтенроссия конкурсында Мәрҗани мәчетен реставрацияләгән өчен бүләкләр алды

Рязань шәһәрендә узган «Архитектура мирасы» VIII Бөтенроссия фестивалендә «Россия төбәкләренең мәдәни мирасы» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстан берьюлы ике номинациядә лауреат булды – гран-при һәм архитектура һәм ландшафт объектларын реставрацияләү, шулай ук аларны заманча шартларга җайлаштыру проектлары өчен «бронза» диплом алды.

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр иткәнчә, республиканың тарихи мәчетләрне торгызуга керткән өлешен дә федераль дәрәҗәдә бәяләгәннәр. Сүз 1770 елда императрица Екатерина II указы нигезендә төзелгән федераль әһәмияттәге мәдәни мирас һәйкәлен – Мәрҗани мәчетен реставрацияләү проекты турында.

Фото: © ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Проектны «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре булдырган. Эш барышында Татарстан осталары архитектура конструкцияләрен, шулай ук сәнгатьчә бизәкләү элементларын – лепнина, витраж һәм металлны торгызуның уникаль ысулларын кулланган. Проект белән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчелек иткән.

Комитет рәисе Иван Гущин ассызыклаганча, Татарстанда тарихи мәчетләрне һәм храмнарны саклауга зур әһәмият бирелә, индивидуаль алымнар һәм сирәк реставрация методикалары кулланыла. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның даими игътибары нәтиҗәсендә Мәрҗани мәчете бүгенге көндә мөһим дини, мәгариф һәм мәдәни үзәккә әверелде.

Мәчетне 2024 елда реставрацияләделәр. Бинаның уникаль архитектур кыяфәте сакланды һәм мәчет эксплуатацияләүнең заманча таләпләренә җайлаштырылды. Таяныч конструкцияләр һәм фундамент ныгытылды, барокко стилендә тарихи фасад торгызылды, шулай ук җылытудан алып электр белән тәэмин итүгә кадәр инженер системалары яңартылды.

Реставрациядән соң мәчет мәхәллә кешеләре һәм туристлар өчен имин генә түгел, уңайлы да булды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх