«Спортта минем тарихым» балалар әдәби конкурсының яңа сезоны быел Луганск Халык Республикасында һәм Татарстанда бер үк вакытта старт алачак. Ул «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселёв яза.
«Бу конкурс инде традициягә әверелде.
Узган ел без аны беренче мәртәбә Татарстан Республикасы шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә уздырдык. Быел конкурс Татарстанда һәм Луганскида бер үк вакытта бераз иртәрәк башлана. Бу Лисичанскида торгызылган легендар спорт мәктәбе ачылуы белән дә бәйле, ул шәһәрнең күп кенә спорт династияләренә башлангыч биргән. Без бу ике чараны берләштерергә һәм мәктәп ачылышында әлеге конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырырга телибез», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына конкурсның инициаторы, «Балалар спорты» федераль партия проектының Татарстандагы кураторы Ольга Павлова.Конкурс ТР Спорт министрлыгы, Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт оешмасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә 8 тема буенча уздырыла. Алар - «Без спортны сайлыйбыз», «Безнең спорт династиясе», «Сәламәт гаилә — көчле Россия», «Безне тәрбияләгән спорт мәктәбе» һәм башкалар.
Жюри спортның катлаулы тормыш хәлләрен җиңәргә һәм җиңүче булырга ничек ярдәм итүе турында текстларны хикәя, очерк, рәсем, эссе яки лирик шигырь жанрларында бәя бирәчәк. Конкурсның беренче этабы 15 августтан 30 сентябрьгә кадәр узачак. Конкурсның икенче этабы 10 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Свежие комментарии