На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Рөстәм Миңнеханов гаилә көнен бәйрәм итүне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә муниципалитет җитәкчеләренә якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен иң югары дәрәҗәдә бәйрәм итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелүен искәртте.

«Бүген бу бәйрәм аеруча актуаль. Безнең Президент Владимир Владимирович Путин: «Гаилә — ул дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе генә түгел, гаилә — рухи күренеш, әхлак нигезе», — диде ТР Рәисе.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, нәкъ менә гаилә даирәсендә Ватанга, мәдәнияткә, телгә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләнә. «Бу – демография, патриотизм мәсьәләләре. Гаилә – безнең дәүләтнең төп нигезе», - дип өстәде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук гаилә көне уңаеннан чаралар оештырганда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә киңәш итте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх