Татарстанның Лаеш муниципаль районы Сокуры авылында яңа «Мәдинә» мәчетен ачу тантанасы булды. Бәйрәм рәсми тантанадан башланды: кунаклар мәчетнең иркен бинасын, мәетханәне һәм тәһарәтханәне, шулай ук комплекс территориясендә урнашкан төзекләндерелгән чишмәне карады.
Олылар мәчетнең архитектурасы һәм эчке төзелеше белән танышкан арада, балалар өчен чын бәйрәм – истәлекле вакыйга уңаеннан Сабантуй үткәрелде.
Мәйданда батутлар, карусельләр эшләде, бүләкләр белән күңелле уеннар һәм мастер-класслар узды. «Коръән конкурсында яшь катнашучылар изге текстны укуда көч сынашты. Җиңүчеләрне кыйммәтле призлар – велосипедлар, самокатлар һәм туплар белән бүләкләделәр.
Бәйрәм кунакларын хуш исле пылау, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов төзелештә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Илсур Дияров һәм аның гаиләсенең өлешен аерым билгеләп үтте.
«Бу көн Сокуры халкы өчен генә түгел, бөтен Лаеш районы өчен дә бәйрәм. Мәчет ачылу дини тормыш, традицион кыйммәтләрне ныгыту һәм җәмгыятебезнең бердәмлеге өчен зур әһәмияткә ия», - дип билгеләде ул.
Төзелеш 2022 елның 30 июлендә башланды. Мәчет Борһан Шаһиди ур., 1 адресы буенча урнашкан. Мәйданы 283,2 кв. метр булган ике катлы бина 1 мең кв. метрлы җир кишәрлегендә төзелгән. Беренче катта 200 кешелек ир-атлар намаз залы, гардероб бүлмәләре, имам кабинеты урнашкан. Икенче кат 30 кешелек хатын-кызлар залы һәм уку сыйныфы өчен бирелгән. Мәчет барлыгы якынча 230 мәхәллә кешесен сыйдыра.
Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Марат Гайнетдинов.
Мәчет хуҗалык ысулы белән төзелгән: төп эшләрне җирле халык башкарган, катлаулы этапларга белгечләр чакырылган.
Төзелешкә акчаны инвесторлар һәм битараф булмаган авыл кешеләре ярдәмендә җыйганнар.
Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии