Спас тармак технологияләре техникумының «Юнармия» отрядына хәрби операция герое, Болгар егете Рәис Зиннәтуллин исеме бирелде. Тантанага җыелган мактаулы кунаклар арасында батырның әтисе Раил Зиннәтуллин да бар иде. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.
Раил Зиннәтуллин җирле «Юнармия» отряды командирына аны батыр улы исемен йөртергә хокук биргән сертифкатны тапшырды.
Свежие комментарии