На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Мамадышта хәрбинең күп балалы гаиләсенә чүп-чар чыгаруда ярдәм иткәннәр

Татарстанның Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәтенә махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны һәм күп балалы ана Галинадан мөрәҗәгать килгән. Хатын-кыз йорт яны кишәрлегеннән чүп-чар чыгаруда ярдәм итүне сораган. Карт агачларны кискәннән соң, яшелчә бакчасы территориясендә шактый күләмдә калдыклар барлыкка килгән, аларны мөстәкыйль рәвештә утильләштерү авыр.

Матбугат хезмәте ярдәм сорап «Мамадыш ТКУ» предприятиесенә мөрәҗәгать итә. Бу вакытта шәһәрдә территорияне җыештыру эшләре актив бару сәбәпле, техника өчен эш күп булса да, предприятие җитәкчелеге үтенечне кире каймый. Эш көне тәмамлануга махсус техника хәрби гаиләсе яши торган йорт янына килә. Ботаклар, иске җиһазлар һәм башка чүп-чарны оператив рәвештә төйиләр һәм түгәләр.

Уртак эш нәтиҗәсендә гаиләнең көнкүреш проблемасын тиз арада хәл итепә.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте.

Ссылка на первоисточник
наверх