Татарстанда транспорт прокуроры катнашы белән суд производствода һәлак булган кешенең баласы файдасына мораль зыян компенсациясе түләттерәчәк. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачыкланганча, 2025 елның маенда тимер юл предприятиесендә 51 яшьлек хезмәткәр һәлак булган - ул вагоннарны тоташтырганда үлемгә китерүче җәрәхәтләр алган.
Прокуратура тикшерү уздырды һәм предприятиедә хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуын ачыклады. Вазифаи затлар җаваплылыкка тартылды, ә хокук бозулар – бетерелде.
Транспорт прокуроры дәгъвасы буенча суд эш бирүчене һәлак булучының балигъ булмаган улына мораль зыян өчен 500 мең сум түләргә мәҗбүр итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии