На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Аксубайда Россия әләмен күтәрделәр һәм бәйрәм чаралары үткәрделәр

Аксубай үзәгендә Россия көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Кичә иртәнге 9да вакыйгалар өченче мәктәп каршында башланып китте. Мәктәп каршындагы мәйданда район мәктәпләре укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре сафка тезелеп басты. Котлау, сәламләү сүзләре яңгырады, чыгыш ясаучылар әлеге бәйрәмнең һәр граждан өчен әһәмиятле булуы турында сөйләде.

Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Россия Федерациясе гимны яңгырады, Россия әләме күтәрелде.

Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

«Россия көне – безнең илдә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге көне. Бу Ватаныбыз хакына, республикабыз һәм туган ягыбыз үсешенә хезмәт итүчеләр бәйрәме. Барыгызны да Россия көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, укуда һәм хезмәттә уңышлар, яңа казанышлар, күтәренке рух телим!», – диде ул.

Өченче мәктәп каршындагы чара Балалар паркында дәвам иткән зур программаның бер өлеше булды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх