Җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Гатин һәм аның командасы, Лисичанскида гуманитар миссиясен тәмамлап, Чаллыга кайта. Аларның «Кыр кухнясы» проекты 2022 ел ахырында шәһәр һәм республика хакимияте ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады.
Активистлар ике ел ярымнан артык көн саен меңләгән тыныч халыкны ашатты, аеруча мохтаҗларга кайнар төшке аш өләште.
Барлыгы 4 миллион порция ризык әзерләнгән - бу мең ярым тонна кайнар азык һәм меңләгән коткарылган гомер дигән сүз.Хәзер төбәктәге вазгыять тотрыклыланган: торак йортлар, социаль объектлар торгызылган, газ һәм электр үткәрелгән. Шуңа күрә «Кыр кухнясы» үз миссиясен тәмамлый.
Рөстәм Гатин хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Әйберләрне җыярга әзерләнәбез, складны чистартабыз. Шушы көннәрдә ботканың соңгы порциясен әзерлибез. Барысы да яхшы, кәеф шәп. Тиздән өйдә булачакбыз, моңа бик тә шатмын!»
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Эльвира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Фотолар Рөстәм Гатинның шәхси архивыннан.
Свежие комментарии