Беренчеләрдән булып Россиягә Корея һәм Япония брендлары кайтырга мөмкин. Бу хакта блогер һәм «Автосправочная» порталы баш мөхәррире Азат Булатов белдерде, дип яза «Челнинские известия».
Шуның белән блогер ассызыклаганча, чит ил автоҗитештерүчеләренең машиналарын кайтару базарда бюджетлы KIA, Hyundai яки Škoda машиналары барлыкка килүне аңлатмаячак.
«Күп кенә автосөючеләр брендларны кире кайтарганнан соң Solaris автомобилен «Лада Веста»дан арзанрак бәягә сатып ала алачаклар дип уйлый. Әлбәттә, бу алай түгел. Чит ил машиналарының арзанлы булмаячагын аңлау өчен шушы берничә ел эчендә утильләштерүгә җыю ставкаларын һәм кертү пошлиналарын индексацияләүләрен карау да җитә. «Лада Веста» автомобиле дә хәзер 2 млн сумнан кыйммәтрәк», – дип билгеләп үтте Булатов.
Моннан тыш, аның фикеренчә, күп кенә россиялеләр Кытай автоларына күнеккән инде, аларның заманча модельләре, аның карашынча, «Европаныкыннан калышмый, ә нәрсәдәдер хәтта өстен дә».
Шартлы рәвештә Škoda Octavia Россиягә «кайткан» очракта, аны 4-5 млн сумга «бу марканың фанаты» гына сатып алачак, дип белдерә автоэксперт.
Свежие комментарии