На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Рамил Мирзаһитов: Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле булуын әйтте. Бу хакта ул бүлекнең 80 еллыгы уңаеннан узган тантанада сөйләде

«Бик әйбәт материаль-техник базабыз бар, укытучыларыбыз бик көчле. Фәнни журнал чыгарабыз, үзебезнең студия бар.

Бөтен дөньяга танылган Каюм Насыйри исемендәге институтыбыз бар. Театр түгәрәге, бию ансамбле эшли, студентларның фәнни түгәрәкләре эшләп килә. Ел саен бюджет урыннарга студентлар кабул итәбез. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле. Бу киләчәккә өмет белән карарга ышаныч бирә», – дип сөйләде ул.

Мирзаһитов бүлекнең үткәнен дә билгеләп әйтте. «Безнең бик данлыкты үткәнебез бар. Һәр җирдә мактанып сөйләрлек шәкертләребез, бүлекне тәмамлаучылар бар», – диде.

Ул юбилей тантанасына «УНИКС» залына килгән кунакларга рәхмәт әйтте. Кунакларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх