На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Язучылар Чистайда Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты

Шушы көннәрдә Чистайга Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары килде. Алар язучы, җәмәгать эшлеклесе, милләтебез каһарманы Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан узган чараларда катнашты. Иң элек Яуширмә авылында, Гаяз Исхакый музеенда булдылар.

Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайты яза.

Көннең икенче өлешендә аларны Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә дин эшлеклеләре, татар зыялылары, гомумән, халкыбыз, милләтебез эшенә битараф булмаган чистайлылар каршы алды. Биредә Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде, очрашуга килүчеләр якташ язучыбызның иҗаты белән якыннанрак таныша алдылар.

Ислам үзәгендә язучылар һәм чистайлылар катнашында «Яңарыш хәбәрчесе — заман һәм традицияләр» исемле түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда язучылар, районның хакимият вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Түгәрәк өстәл артында Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның милләтебез өчен куйган эшләре турында җанлы сөйләшү булды, шулай ук телебезнең, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кыю фикерләр дә яңгырады, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх