На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Мордовиядә татар шигъриятенә багышланган кичә булды

Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсендә «Татар шигърияте дөньясы» дип аталган татар шигърияте кичәсе булды. Чара милли һәм туган як әдәбияты бүлегенең татар әдәбияты секторында узды. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә Мордовиянең «Дини-мәдәни үзәк» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бүлек хезмәткәрләре «Татар шигърияте дөньясы» китап күргәзмәсен әзерләде, килүчеләрне шагыйрьләрнең китаплары һәм алар турындагы әдәбият белән таныштырды. Татар шигърияте тарихы турындагы чыгыш кунакларга татар сүзенең матурлыгын һәм тирәнлеген тоярга мөмкинлек биргән матур презентация белән үрелеп барды.

Төрле чор шагыйрьләренең шигырьләре укучылар, китапханәчеләр, педагоглар һәм «Юлдаш» газетасы хәбәрчесе Н.Х.Насыйрова башкаруында яңгырады.

Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә җыр конкурслары лауреаты Гүзәл Казакова татар җырларын башкарды.

Чара бөтен дөнья татарлары гимны - Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх