На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Махсус хәрби операциядә катнашучы 60 яшьлек хәрби Зәйдән хат язучы балага рәхмәт белдерә

Зәйнең «Теремкәй» бакчасына йөрүче Ясминә Фәсхетдинованың хаты районның Байрак авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Дамирга эләккән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Ясминә Фәсхетдиновага 5 яшь. Ул «Теремкәй» балалар бакчасына йөри. Хатны алар әнисе Динара Дамировна белән бергә язган. Анда мондый юллар бар: «Кадерле солдат!

Сезгә «Теремкәй» бакчасына йөрүче Ясминә Фәсхетдинова хат яза. Сезгә безнең баш өстендәге зәңгәр күк йөзе өчен зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез чын Геройлар! Сезгә уңышлар, көч һәм батырлык, туган якларга тизрәк исән-сау кайтуыгызны телибез. Без барыбыз да сезне Җиңү белән көтәбез!»

Ясминәнең хаты Байрак авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Дамирга эләккән. «Камаз» кушаматын йөртүче якташ хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды.

Хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән Дамир 60 яшьтә булуга карамастан, Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтә. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Район укучылары, балалары да хәрби абыйларына ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. Хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре дә килә. Саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә алар ул хатларны.

«Камаз» да туган яктан Ясминәдән хатны алгач, бик дулкынлануын хәбәр итә.

«Балалар язган хатлар күңелне җылыта һәм рухны ныгыта. Мондый мизгелләр аеруча дулкынландыргыч! Аллаһ боерса, ялга кайткач, мин Ясминәне эзләп табып, рәхмәтемне әйтәчәкмен!

Ә хатны мин бик кадерләп саклап йөртәм, — ди Дамир.

 

Ссылка на первоисточник
наверх