Татар халкы үзенең меңъеллык тарихы һәм күркәм гореф-гадәтләре белән бар дөньяга билгеле. Алар арасында халкыбызның милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Әлки районы Карга авылы мәдәният йортында «Милли ризыклар» чарасы оештырылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Назилә Шиһапова хәбәр итә.
Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар.
Татар халкының телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли ашлар пешерү үзенчәлекләрен барлау һәм буыннан буынга тапшыру максаты белән, Карга авылы мәдәният йортында «Милли ризыклар» чарасы оештырылды. Чара бик күңелле узды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле яклап күрсәтте. Милли ризыклар пешерүнең серләре белән бүлештеләр.
Бу чара шулай ук «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
Свежие комментарии