Россия гражданнарына һәм компанияләренә каршы гомумән алганда 28595 санкция кертелгән - бу дөньяның башка бөтен илләренә караганда күбрәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съездында чыгыш ясаганда белдерде. ТАСС шул хакта яза.
Шул ук вакытта Россия лидеры бизнесменнарны санкцияләрне вакытлы чаралар буларак кабул итмәскә һәм дөньяда сәүдә иреге режимын торгызуга исәп тотмаска чакырды.
Аның фикеренчә, «элек булганча, инде булмаячак».Һәм хәзер, Путин сүзләренчә, Көнбатыш илләре оялырга җыенмый, яңа рестрикцияләр белән яныйлар һәм «бу санкцион пакетларны бер-бер артлы штамплыйлар».
Димәк, чикләү чаралары көчсезләнсә дә, Көнбатыш дәүләтләре Россия «тәгәрмәчләренә таяк тыгу»ның яңа ысулын табачак.
Свежие комментарии