На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Влад Бонд
Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Эссе көннәрдә урманнарга баруга чикләүләр кертергә җыеналар

Июнь аенда Татарстанда атна дәвамында югары класслы янгын куркынычы күзәтелгән очракта, урманнарга бару республикада быел беренче тапкыр тыелачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Быел табигатьнең ярдәм итүен күзәтәбез – яз урманчылар өчен уңай булды.

Әмма без янгын куркынычы сезонын ачу буенча барлык әзерлек эшләрен вакытында башкардык. Узган ел белән чагыштырганда, урман белән чиктәш җирләрдә янгыннар кимүе күзәтелә. Шулай да янгын чыгу һәм утның урманга күчү куркынычы саклана», – дип аңлатты ул.

Июнь аенда республика территориясендә температура режимы күтәрелде, дип билгеләп үтте министр. Хәзерге вакытта төбәкнең төрле районнарында төрле класслы янгын куркынычы теркәлгән.

«Әмма без документ проектын — ТР Министрлар Кабинеты карарын керттек. Атна дәвамында бишенче класслы янгын куркынычы күзәтелгән очракта, без гражданнарга урманнарга бару буенча чикләүләр кертәчәкбез», – диде Кузюров.

Агентлык әңгәмәдәше быел республика территориясендә урманнарда янгыннар әлегә теркәлмәвен өстәде. «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республика урманнарына бару буенча чикләүләр эссе көннәр сәбәпле 2023 елда алты тапкыр, ә 2022 елда өч тапкыр кертелгән.

Ссылка на первоисточник
наверх