На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Татарстанда февраль башында нормадан 6 градуска җылырак була

Февральнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 6 градуска югары булачак. Бу хактагы фаразны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Республикада 1-10 февральдә климатик норма -12,1 градус, Казанда -11,2 градус тәшкил итә.

Шулай итеп, уртача һава температурасы -6,1 һәм -5,2 градус көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге белдергәнчә, гомумән февраль дәвамында Татарстан территориясендә уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югары була. Казанда норма -9,7 градус, ә төбәктә -10,7 градус тәшкил итә.

Айлык явым-төшем климатик нормага якын булачагы фаразлана (Казанда 34 мл, республикада 26 мл).

 

Ссылка на первоисточник
наверх