8 Март халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлмәттә түгәрәк өстәл форматында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашу булды. Очрашуда катнашучылар сораулар бирә һәм үз кичерешләре белән уртаклаша алдылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Күп кенә дулкынландыргыч темаларга хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында җентекле аңлатмалар бирелде.
Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән хатын-кызларга ышаныч, өмет һәм сабырлык теләде.
Свежие комментарии