На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Аксубайның Кәкре Күл авылында «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәме булды

Аксубай районы Кәкре Күл авылында «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәмен билгеләп үттеләр . Бирегә кунаклар, якташлар һәм борынгы рус халык йолаларына чумарга теләүчеләр килде. Хәтта тоташ явып торган яңгыр да бәйрәм мохитен боза алмады – халык бирегә, узган еллардагыга караганда да күбрәк килгән иде.

Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Чарада район башлыгы Камил Гыйльманов, Феодосий Тотемский исемендәге Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев катнашты.

Бәйрәм башланганчыга кадәр һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Троица күңел ачулары клуб янындагы аланда колач алды. Болын үзәгендә Троицаның төп символын – табигатьнең чәчәк атуын, язның тәмамлануын һәм җәй башлануын гәүдәләндергән каен агачын урнаштырдылар.

Изге Троица – православие бәйрәмнәренең берсе, анда халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре тыгыз үрелгән. Кәкре Күлдә уздырылган «Троица әйлән-бәйләне» – бары тик фольклор бәйрәм генә. Әмма ул шуның белән район халкының һәм якташларның тагын да яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме булып тора.

Район башлыгы Камил Гилманов халык күңел ачуларын дөньяга төрле карашлы һәм төрле конфессия кешеләрен берләштерүче бәйрәм дип атады.

Бәйрәм кунакларын протоиерей Александр Качаев һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев котлады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх