Җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.
«Мин Татарстанга рәхмәтле. Башкортстанда туып үссәм дә җырчы буларак мин Татарстан аша танылдым.
Тамашачымны Татарстанда таптым. Биредә төпләнеп гаиләм белән яшим», – диде ул.«Татарстан бик алдынгы регион. Мин килгән елларда Универсиада узган иде, башка чаралар да узып тора, яңа гына «Новая волна» узды. Татарстан бөтен яклап үсештә. Килүчеләр сокланып кайтып китәләр», – дип сөйләде Ришат.
«Болгар» радиосында Ришат Төхвәтуллин баянчы Виталий Анисимов белән Татарстан турында Реваль Хисмәтуллин язган җырны башкарды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии