На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстанда 10 укучы физика һәм җәмгыять белеменнән БДИны 100 баллга тапшырган

Татарстанда ун чыгарылыш сыйныф укучысы физика һәм җәмгыять белеменнән БДИны йөз баллга тапшырган. Узган ел 20 унберенче сыйныф укучысы – физика, ә ике укучы җәмгыять белеменнән йөз балл җыйган булган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Казанның 131нче лицее физика буенча имтиханнан йөз балл җыйган – ике, Әлмәтнең 2нче мәктәбе, Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе, Яшел Үзәннең 9нчы лицее һәм 15нче мәктәбе, Сарман гимназиясе, Казанның 7нче лицей-интернаты һәм КФУның IT-лицее берәр укучы әзерләгән.

Җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырган бердәнбер укучы Казанның 183нче гимназиясен тәмамлый», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел физикадан БДИны барлыгы – 2 494, ә 2024 елда 2 094 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Әлеге фән буенча уртача балл быел – 63,94, узган ел 68,44 балл тәшкил иткән. 29 унберенче сыйныф укучысы 36 балл күләмендәге минималь бусаганы үтмәгән.

Җәмгыять белеменнән БДИны 5 117 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, ә былтыр алар 5 194 кеше иде. 2024 ел белән чагыштырганда, уртача балл 60,35тән 57,05кә кадәр кимегән. 751 чыгарылыш сыйныф укучысы 42 балл күләмендәге минималь бусаганы үтмәгән.

Физикадан БДИ нәтиҗәсен – 3 июльдә, җәмгыять белеменнән 4 июльдә яхшыртып булачак. Шул ук вакытта, беренче нәтиҗә юкка чыгарыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх