Түбән Кама шәһәре Архиерей ишегалдыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме партиясен җибәрделәр. Посылкаларга маскировка челтәрләре, медикаментлар, урын-җир әсбаплары кергән. Боларның барысын да Иоанн Кронштадтский храмына йөрүчеләр җыйган.
Храм территориясендә маскировка челтәрләре ясау цехы эшли.
Ул якшәмбе мәктәбендә урнашкан. «Менә шундый зур кәтүкләрне салдырып алабыз, кәтүкләрдән әзер кисәкләр ясыйбыз, монда үлчәм бар», – дип аңлатты храмга йөрүчеләр.Эш җайга салынган, кул көн саен алып барыла. Волонтерлар көненә бер зур челтәр үрә. «Безнең ике станогыбыз бар. Монысында «чирәм» кисәбез... Кистек, өчәр ярым метр итеп бүләбез. Менә алар эленеп тора. Тагын бер станок бар, анысында «яфрак» кисәбез», - дип күрсәтте волонтер Любовь Гузанова.
Осталар әйтүенчә, маскировка челтәрләрен ясау өчен универсаль схема юк. Сезоннар алмашыну, ландшафт – болар барысы да челтәрнең төсенә һәм үрү техникасына йогынты ясый.
«Быел кышын кар күп түгел, ак төсне азрак кушарга тырышабыз. Күбрәк коңгырт төсне, пычрак кар төсен кертәбез. Язга таба сары һәм яшел төсләргә күчәчәкбез. Хәрбиләр көрәш алып барган урман һәм кырларның табигате төсенә туры китереп заказ килә», - дип билгеләде Людмила Щербакова.
Архиерей ишегалдыннан фронтка йөзләгән маскировка челтәре җибәрелгән инде. Чираттагы партия дә әзер. Аны «Армия туганлыгы» волонтерлары башка шефлык ярдәме белән бергә Донецк юнәлешенә илтәчәк.
«Гуманитар ярдәм җыйдык. Храмга йөрүче кешеләргә, биредә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәт. Алар маскировка челтәрләре дә үрә, медикаментлар һәм урын-җир әсбаплары да җыя.
Бик зур рәхмәт», - дип ассызыклады «Армия туганлыгы» иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Захаров.- Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
- 23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Свежие комментарии