2025 елның 1 гыйнварына Татарстанда халык саны 4016571 кеше булган. Бу хакта Росстатның якынча мәгълүматларыннан билгеле булды.
Бу 2024 елның 1 гыйнварына булганнан (4003016 кеше) һәм узган елгы уртача күрсәткечтән (4009793 кеше) күбрәк.
2025 елның 1 гыйнварына Татарстанда шәһәр халкы 3080638 кеше (2024 елда 3069163 һәм уртача 3074900 кеше) булган.
2025 елның 1 гыйнварына авыл халкы 935933 кеше (2024 елда 933853 һәм уртача 934893 кеше) теркәлгән.
Шулай итеп, бер елда Татарстанда халык саны арткан. Ә Россиядә халык саны узган ел белән чагыштырганда, киресенчә, 0,08 процентка кимегән һәм 146028325 кеше булган.
Росстат мәгълүматлары буенча, халык саны арту 20 төбәктә, шул исәптән Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә, шулай ук Ингушетия Республикасында теркәлгән. «Төньяк Кавказ, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Урал федераль округларында халык саны артуы күзәтелә», - дип ачыклык кертте статистиклар.
Халык саны Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буенча рәсми статистик мәгълүматны исәпкә алмыйча бәяләнде. Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин туучылар санын стимуллаштыру буенча сынау проектын анализларга кушкан иде. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр үк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда демография проблемасын хәл итү программасын кабул итәргә кушты.
Свежие комментарии