Казандагы БРИКС саммиты Көнбатыш илләре өчен мәгълүмати яктан тетрәндергеч вакыйга булды, алар чараның көн тәртибен нейтральләштерү өчен төрле мөмкинлекләр эзләде. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова белдерде.
«Беренчедән, бу коллектив Көнбатыш илләре өчен мәгълүмати яктан тетрәндергеч вакыйга булды.
Икенчедән, алар БРИКС чараларын үткәрү вакытында көн тәртибен нейтральләштерү, БРИКСта катнашучы илләр образына кара ягу ниятеннән өстәмә мәгълүмат тарату мөмкинлеге эзли башлады», – диде Россия тышкы сәясәт ведомствосы вәкиле «Беренче канал» эфирында.БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Биредә 30дан артык ил делегациясе катнашты, шуларның 20дән артыгы иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.
Свежие комментарии