«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында 2025 елда «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясе һәм Халыкара «Сәләт» яшьләр укыту форумы турында сөйләделәр.
2025 елгы җәйге сезонда «Сәләт» лагерьлары 4 меңгә якын баланы кабул итәчәк. Ял итү үзәкләре Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашачак.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдергәнчә, сменалар Татарстан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштерәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итәсебез килә»
«Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе март аеннан башлап үз эшчәнлеген актив рәвештә башлап жибәрде. Быел 26 майдан башлап 31 августка кадәр эшләячәк 24 «Сәләт» аланында 3500дән артык бала ял итүе көтелә. Аланнарда, гадәттәгечә, портфолио нигезендә сайлап алынган төрле яшь категорияләрендәге, күп өлкәләрдә ирешкән уңышлары булган, Татарстан районнары, мәктәпләре, Россия төбәкләре укучылары, активистлары, «Сәләт» берләшмәсенең район мәктәп клублары лидерлары катнаша алачак. Аланнарда, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бар. Җәйге аланнарның исемлеге белән «Сәләт»нең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Гаризалар шушы сайтта кабул ителә. Гариза җибәрү тәртибе бик гади: сайтка кереп, бала турында барлык кирәкле мәгълүматларны һәм аның барлык булган уңышларын тутырырга һәм барырга теләгән аланына гариза җибәрергә кирәк.
14 июньнән 20 июньгә кадәр төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак. Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
«Проектның максаты – яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү. Әлеге максатка ирешү өчен яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланыла, татар мәдәнияте традицияләре үзләштерелә, актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацияле алымнар кулланыла», – дип аңлатты «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Алты мең бала Кара диңгез буена бара: «Куркынычсызлык таләпләре безнең өчен бик мөһим»
2025 елда Татарстаннан 6 меңнән артык бала Кара диңгез яры буе лагерьларына ял итәргә барачак.
«Җәй дәвамында Татарстаннан Кырым республикасында барлыгы 3 мең ярым бала, Краснодар өлкәсендә шулай ук 3 меңгә якын бала ял итәчәк. Кырым республикасында урнашкан «Сәләт – Ак Барс» базасында «Махсус «Сәләт – Аршан» сменасына 220 бала кабул ителәчәк», – диде яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
«Сәләт – Ак Барс» лагерендә Роспотребнадзор тарафыннан диңгездә коену рөхсәте алынган.
«Кырымда «Сәләт»нең бер сменасы узачак, «Сәләт – Аршан» – август аенда оештырыла. Куркынычсызлык таләпләре өчен «Сәләт – Ак Барс» база җитәкчеләре җаваплы. Роспотребнадзор тарафыннан диңгездә коену рөхсәте алынды, шуңа күрә без балаларны җибәрә алабыз, рөхсәт бар. Балаларны оештырылган төркемнәрдә поезд белән алып барачакбыз, анда да барлык персонал укытылган, каралган, куркынычсызлык таләпләре безнең өчен бик мөһим», – дип аңлатты «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
- Кара диңгез яры буенда өч лагерь – «Витязево» (Анапа), «Глобус» (Анапа), «Сатера» (Кырым) лагерьләрендә балалар ялын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Черноморец» республика үзәге, ә «Сәләт – Ак Барс»та (Кырым) ялны «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге оештыра.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәяләр тешлиме: «Җәйге ялның минималь күләме 7 меңнән башлана, түләүсез дә ял итеп була»
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова 2025 елда «Сәләт» лагерьларында ял итү өчен якынча бәяләрне атады. Әти-әниләр өчен җәйге ялның минималь күләме 7 меңнән башлана, шул ук вакытта түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар.
«Болгар Туган тел» һәм башка чатырлы аланнар дәүләт тарафыннан финанслана, алар бушлай. Берничә смена районнарда уза, муниципаль берәмлекләр белән бергә чыгымнарны истә тотып һәм республикадан бүленеп бирелгән финансларга таянып андагы сменалар 7-8 меңнән башланып китә. Иң кыйбатлы смена 40 меңгә якын, ул 18 көнлек тулы профильле смена», – дип аңлатты ул.
Ул «Сәләт» лагерьларына юллама алу өчен үткәрелә торган конкурс саннары белән дә таныштырды.
«Күп еллар эшләүче аланнарга бер урынга 7-8 бала, ләкин һәр елны без яңа аланнар ачып торабыз, аларның исемнәре бик билгеле түгел, анда бер урынга 2-3 бала була», – диде Айгөл Габдрахманова.
Свежие комментарии