На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

«Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле бер-бер артлы 3 халыкара фестивальдә катнаша

«Әкият» курчак театрының 3 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган «Авиатор» спектакле бер-бер артлы өч халыкара фестивальдә катнаша. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Евгений Водолазкинның шул исемдәге романы буенча куйган иде.

Бүген «Әкият» курчак театры артистлары әлеге спектакль белән «Петрушка Великий» фестивалендә чыгыш ясаячак.

Фестиваль Екатеринбургта үткәрелә. Бу конкурслы фестиваль, быел анда Россиянең 12 иң яхшы спектакле, шулай ук, Кытайдан данлыклы Гаунчжоу театры катнаша.

Екатеринбургтан коллектив «Авиатор» спектакле белән Мытищига - «Имени Железкина» дип аталган халыкара курчак театрлары фестиваленә юл тотачак. Спектакль 15 сентябрьдә «Импульс» яшьләр үзәге сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Ә 21 сентябрьдә шул ук спектакль Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) «Лялькi над Нёманом» IV Халыкара курчак сәнгате фестивалендә катнаша.

  • Октябрь аенда алмаш гастрольләр кысаларында «Авиатор» Мәскәүдә күрсәтелә.
  • «Авиатор» спектаклен роман авторы Евгений Водолазкин үзе дә карап югыр бәяләде.
  • Спектакльне һәр күрсәтү өчен боздан махсус курчак әзерләнә. Спектакль дәвамында ул эри.
  • Спектакльдә төп рольне театр артисты, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Дилүс Хуҗахмәтов башкара.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх