Аның махсус хәрби операция зонасына китү сәбәбе – ватанпәрвәрлек. 50 яшьлек Мамадыш фермеры (аның хәрби кушаматы – Полосатый) узган ел контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән. Шушы көннәрдә ул кыска вакытлы ялга кайтты. Хәрби беренче эш итеп гаиләсе белән күреште һәм район җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләре әйтергә онытмады.

Ул үз тормышын тамырдан үзгәртергә курыкмый һәм узган елның җәендә махсус хәрби операция зонасына юл тота.

«2023 елның июль ахырында киттем, Тоцкига эләктем, анда безнең часть формалашты. Һәм инде 20 көннән соң Луганскида идем», - дип сөйләде Полосатый.

Фото: © Николай Михайлов тарафыннан тәкъдим ителде

10 июньдә ул янә махсус хәрби операция зонасына китә. Аның алдында шушы вакыт эчендә планлаштырылган барлык эшләрне башкару бурычы тора. Шуларның берсе: җирле хакимияткә гаиләсенә һәм үзенә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт әйтү.

«Мамадышта шундый традиция бар. Без һәр солдатка кием-салым һәм азык-төлек җыелмасы тапшырабыз. Ялга кайткан бер хәрби дә игътибардан читтә калмый», - дип искәртте Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Никитин.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт буенча хезмәт итү шартлары күпләрне кызыктырырлык. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча бирелә, ай саен хәрбиләргә 210 мең сум түлиләр. Арттырылган түләүне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Төгәлрәк мәгълүмат - 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты

Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Свежие комментарии