На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр! Кадерле ветераннар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Бу истәлекле көн сугышчыларыбызның кыюлыгын, рухи ныклыгын һәм фидакарьлеген, Ватанга тугрылыгын, аның язмышы өчен җаваплылык тоюын, хәрби эш традицияләрен һәм данлы җиңүләребез тарихын гәүдәләндерә.

23 февральдә без Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, армиядә һәм флотта, чик буе гаскәрләрендә, милли гвардия гаскәрләрендә, махсус әзерлекле бүлекчәләрдә хезмәт иткән һәм хәзер хезмәттә булган һәркемне олылап тәбриклибез. Бүгенге көндә сугышчан постта торучы, алгы сызыктагы ир-егетләребезгә аеруча зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, ветераннарга зур ихтирам хисләре белән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын тану йөзеннән 2025 ел Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Җиңүчеләр буынының варислары буларак, бүген меңләгән татарстанлы илебезнең, хәзерге һәм киләчәк буыннарның иминлеге хакына гайрәт һәм кыюлык белән көрәшә. Без якташларыбыз белән ихлас горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!

Халкыбызны, Ватаныбызны яклап яу кырында һәлак булганнар турында хәтер-хатирәләрне күңелләребездә саклау – изге бурычыбыз. Аларның каһарманлыгын без һичкайчан онытмабыз!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Безнең һәрберебез илебезнең, республикабызның патриоты дип, ышанып әйтә алам. Гаиләбез һәм туган йортыбыз – һәммәбез өчен изге төшенчәләр. Уртак эшкә һәркайсыбыз кулыннан килгәнчә үзеннән өлеш кертә һәм безне Җиңүгә булган омтылышыбызда нәкъ менә шул берләштерә дә.

Ватанны саклаучылар көне гражданнарның бердәмлеге һәм җәмгыятьнең илебезне саклаучылар тирәсендә туплануы чагылышы булсын, бергәләп барлык кыенлыкларны җиңеп чыгу көчебездән киләчәген искәртеп торсын.

Сезгә нык сәламәтлек, игелекле гамәлләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәрәкәт, бәхет һәм иминлек, якыннарыгызның теләктәшлеген, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

Бәйрәм мөбарәк булсын!» диелә мөрәҗәгатьтә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх