Татарстаннан беренче смена Кара диңгез буендагы лагерьларга юл тотты. Кырымның «Сатера» һәм Анапаның «Глобус» балалар сәламәтләндерү лагерьларында 650 бала ял итәчәк.
«Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итү - Татарстан балалары өчен көтеп алынган вакыйга. Ел саен анда республикадан якынча 5-7 мең бала һәм үсмер бара.
Без аларның лагерьдагы вакытлары мөмкин кадәр уңайлы, кызыклы һәм имин булсын өчен бөтен көчебезне куябыз», – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.Министр билгеләп үткәнчә, сәфәр вакытында балаларның иминлеген медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм линия полициясе вәкилләре тәэмин итә. Лагерьларның программалары һәр бала ял итеп кенә калмыйча, яңа белемнәр, күнекмәләр һәм онытылмаслык хис-кичерешләр дә ала алырлык итеп әзерләнгән.
Лагерьларга юл тоткан балалар арасында олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук «Без бергә» һәм «Дус сыйныф серләре» республика проектларында актив катнашучылар бар. Катнашучыларның географиясе киң: Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Апас, Кукмара һәм Татарстан Республикасының башка районнары.
Лагерьларда балаларны төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, тематик квестлар һәм интерактив уеннар, белем бирү-күңел ачу чараларын үз эченә алган бай программа көтә. Балаларның җәйге ялын оештыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына туры килә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk. com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии