На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Сәфәров бала алып кайтырга теләүче хезмәткәрләр өчен ярдәм чаралары кертергә тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров демографик вәзгыятьне яхшырту өчен предприятиеләрдә бала алып кайту турында карар кабул иткән хезмәткәрләргә ярдәм чаралары кертергә тәкъдим итте. Бу идея белән ул бүген Буа муниципаль районы Советының 2024 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында утырышында уртаклашты.

«Республикада, шул исәптән Буа районында, туучылар саны кими. Безгә бергәләп туучылар санын арттыру өчен чаралар күрергә кирәк. Вариант буларак, предприятиеләрдә бала алып кайту турында карар кабул иткән хезмәткәрләргә ярдәм итү чараларын кертергә, аларга ата-ана, гаилә функцияләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга була», - диде Сәфәров.

Ул быел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Гаилә» дип аталган яңа илкүләм проект эшли башлады, дип искәртте. Проект чаралары шул исәптән күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә юнәлтелгән.

Татарстанда соңгы ун елда күп балалы гаиләләр саны ике тапкырдан күбрәккә арткан. Узган елда аларга ярдәм итүгә 32 миллиард сум акча юнәлтелде, дип ассызыклады ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе.

Узган елда республикада әһәмиятле социаль проектларны гамәлгә ашыру дәвам итте, дип өстәде ул. Илкүләм проектлар һәм 44 республика программасы кысаларында 3,7 меңнән артык социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелде һәм ремонтланды.

«Юл хуҗалыгы өлкәсендә федераль һәм төбәк акчаларына – 200 миллиард сумга моңарчы күрелмәгән күләмдә эш башкарылды», - дип билгеләп үтте Сәфәров.

Ссылка на первоисточник
наверх