На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Силуанов: Россиядә яшәүчеләргә доллар кирәк түгел

Россиядә яшәүчеләргә Америка долларлары кирәк түгел. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов «ТАСС Дети» проектына биргән интервьюда белдерде.

«Дөрес, кирәк тә түгел [Россиядә яшәүчеләргә долларлар]», - дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы, бу хакта сорауга җавап биреп.

Шул ук вакытта, Силуанов фикеренчә, саклыкка җыелган акчаларны федераль займ облигацияләрендә саклау, шулай ук озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасына кушылу отышлырак.

«Ышанычлы, отышлы, керемле кертем. Менә кая карарга кирәк. Шуңа күрә, акчагыз бар икән, финанс базарында катнашыгыз, үкенмәячәксез», - дип киңәш итте гражданнарга финанс министры.

Моңарчы «Белем» форумында чыгыш ясаганда Силуанов криптовалюталарны инвестицияләү чарасы буларак карамаска киңәш итте.

Агымдагы елның җәе башында Мәскәү биржасына АКШ санкцияләре кагылды, бу доллар һәм евро белән сату итү тукталуга китерде. Шуннан бирле бу валюталарның рубльгә карата курсын биржадан тыш килешүләр турында мәгълүматлар нигезендә Россия банкы билгели.

Ссылка на первоисточник
наверх