На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Влад Бонд
Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда Корбан бәйрәмендә 13 меңнән артык корбанлык хайван чалганнар

Корбан гаете бәйрәме көннәрендә Татарстанда 13 133 сарык (шул исәптән Казанда 4 885 баш сарык) корбан итеп чалынган. Хайваннарны чалу махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда уздырылды, дип сөйләде ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

«Корбанлык хайваннарны чалу 54 рәсми мәйданчыкта үткәрелде, шул исәптән Казанда 20 мәйданчык эшләде. Казанда хайван чалу өчен мәйданчыклар барлык районнарда да бар. Биредә әзерлек эшләре ветеринария хезмәте контролендә башкарылды», – дип сөйләде ул.

Мотыйгуллин әйтүенчә, бәйрәмнән соң Казаннан 60 тоннага якын биологик калдыклар чыгарылган, 10 мең квадрат метрлы мәйданда дезинфекция үткәрелгән.

«Бары тик карантин үткән сәламәт хайваннарны чалу гына рөхсәт ителде. Аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар буенча катлаулы эпизоотик вәзгыять белән бәйле рәвештә, корбан итеп чалу өчен Татарстанда үстерелгән терлекләрне сатып алырга киңәш иттек», – дип ассызыклады ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Узган ел республиканың рәсми мәйданчыкларында 13 806 корбанлык хайван чалынган (шул исәптән Казанда 5 812 баш терлек).

Ссылка на первоисточник
наверх