На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Суд Казан табибын пациент үлемендә гаепле дип тапты

Казанның Вахитов суды Казан медицина университеты клиникасы анестезиолог-реаниматологы Валерий Драгуновка хөкем карарын игълан итте. Ул пациент үлемендә гаепләнде, дип яза «Татар-информ».

Суд табибны гаепле дип танырга, ләкин бу эшне тикшерү срогы узу сәбәпле, җәзадан азат итәргә карар чыгарды.

Искәртик, Казан медицина университеты клиникасы анестезиолог-реаниматологы Валерий Драгуновны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләделәр.

Тикшерү версиясе буенча, бугазының стандарт булмаган төзелеше һәм башка каршы күрсәтмәләре булган пациентка интубация үткәргәннән соң, Драгунов хезмәттәшләрен аңа операция ясау куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеге турында кисәтмәгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх