На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда алмашынучан болытлы һава һәм +27 градуска кадәр җылы көтелә

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәрендә әйтелә.

Көндез термометр баганасы +22дән +27 градуска кадәр күрсәтәчәк. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә сентябрьдә температура режимының климатик нормадан бер градуска югарырак булачагы турында сөйләгән иде.

Әмма, аномаль җылылыкка карамастан, төнге сәгатьләрдә шактый салкын булачак, диде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх