На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Журналист Лилия Йосыпова: Бүләкләрне еш кына бер үк журналистлар ала

«Ирек мәйданы» журналисты Лилия Йосыпова шәхси матбугатта эшләүнең отышлы якларын һәм җитешсезлекләрен атады. Төрле бүләкләүләр вакытында шәхси матбугат журналистларының читтә калуын билгеләп үтте. Бу хакта журналист «Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» рубрикасында әйтте.

Журналист дәүләтнең шәхси матбугатка игътибар итмәвен билгеләп үтте.

«Минусларыннан, дәүләт бүләкләре булганда, шәхси газеталар читтә кала кебек тоела миңа. Без халык белән актив эшлибез, кайтавазлар, хатлар күп килә, нәтиҗәләр дә бар, әмма бүләкләүләр булганда, боларны күрмиләр. Минем 20 елга 4 дипломым бар. Бу бик аз. Мәсәлән, ничә еллар буе мәдәниятне яктыртып, минем ул өлкә буенча бер грамота кисәге дә алганым юк. Дүрт дипломымның дүртесе дә намус белән, кем беләндер сөйләшеп түгел, законлы итеп алынган. Андый бәяләүләр дә кирәк. Дәүләт канаты астында булмау дип карау микән ул, бәлки, дөрес әйтмимдер бу сүзләрне. Бу – минем шәхси фикерем генә, редакция фикере түгел», – дип фикерләре белән уртаклашты.

Лилия Йосыпова еш кына бер үк журналистларны бүләкләүләргә дә игътибар итте.

«Бүләкләрне еш кына бер үк журналистлар ала, бик үк язмаган темага диплом алучылары да юк түгел. Барысын да күрәбез, беләбез. Төрле редакцияләрдәге журналистлар белән яхшы аралашып торабыз бит. Бу яктан «касәсе тулганнар» аз түгел», – ди ул.

Шәхси матбугатта, мәсәлән, эш сәгате ягыннан ирек булуын һәм тугыздан бишкә кадәр эш сәгате саклап утырырга кирәк түгел икәнен дә чагыштырып әйтте. Шулай ук журналист аз булса да, сүз иреге дә булуына басым ясады.

«Без үзебез журналист та, шофер да, фотограф та – «кофе три в одном» сыман. Әмма боларны зарланып әйтүем түгел, чөнки үзебез сайлаган юнәлеш. Ошамаса – китә идем: дәүләт басмаларына, матбугат үзәкләренә чакырулар булып тора. Әйткәнемчә, мин ирек яратам. Бер дулкында эшлибез, үземне мин «Ирек мәйданы»нда таптым, дип сүзен төгәлләде Лилия Йосыпова.

Әңгәмәнең тулы варианты «Интертат»та укырга мөмкин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх