На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Казанда хатын-кыз ялган полиция хезмәткәренә 4 миллион сум күчергән

Казанда яшәүче хатын-кыз акчаларын саклап калыр өчен ялган полиция хезмәткәрләренә дүрт миллион сумнан артык акча күчергән.

Ачыкланганча, хатын-кызга мессенджерларның берсендә янәсе элеккеге җитәкчесеннән хәбәр килгән. Ул аңа билгесез затлар фирма хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын белгән, дип сөйләгән.

Күпмедер вакыт узгач, хатын-кыз белән «хокук саклау органнары хезмәткәре» элемтәгә кергән һәм акчаларны саклап калу өчен «куркынычсыз хисапка» күчерергә кирәк, дип хәбәр иткән.

Нәтиҗәдә хатын-кыз дүрт миллион сумнан артык гомуми суммага акча күчергән.

Алданган хатын бары тик вакыт узгач кына мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ссылка на первоисточник
наверх